Хөрмәтле Дин кардәшләре!

Все новости

Сезне Корбан гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Ислам динендә төп бәйрәмнәрнең берсе саналган Корбан гаете Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен һәм шәфкатен гәүдәләндерә. Күп гасырлар дәвамында җир йөзендәге барча мөселманнарны берләштереп килгән әлеге олуг көн хәзер дә инсаннарны изге гамәлләр кылырга, сабыр һәм бер-берсенә карата ихтирамлы булырга өнди.

Бәйрәм уңаеннан Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!

Аллаһы Тәгалә, кылган догаларыбызны һәм хәерле эшләребезне кабул кылып, барыбызга да үзенең чиксез рәхмәтен насыйп итсен!

Сезне хөрмәт итеп,

“Иске шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов

31 Августа, 2017  17:11