Хөрмәтле Иске-Татар бистәсендә яшәүчеләр һәм дин тотучы мөселман кардәшләр!

Все новости

Барчагызны да мөселманнарның иң зур һәм мөбарәк бәйрәме булган Корбан гаете белән ихластан тәбрик итәм..

Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Аллаһы Тәгалә чалыначак корбаннарыбызны кабул итсен, илебезгә тынычлык һәм иминлек, ә гаиләләребезгә бәрәкәт һәм сәламәтлек иңдерсен иде. Тирән ихтирам белән, “Иске шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов.

20 Августа, 2018  16:08