Ураза гаете мөбарәк булсын!

Все новости

Хөрмәтле казанлылар һәм Иске-Татар бистәсе халкы!

Барчагызны да изге бәйрәмебез Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Ураза бәйрәме күңелләребезгә иман нуры иңдерсен, киләчәккә ышаныч китерсен, мәрхәмәт нуры өстәсен. Тоткан уразаларыбыз, кылган гыйбадәтләребез, догаларыбыз һәм теләгән теләкләребез хакына ил-көнебез тыныч, күгебез аяз, табыныбыз мул булсын иде дигән теләктә калам.

Ихтирам белән, “Иске шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов

14 Июня, 2018  11:02